Фотогалерея

Казанбаш турында


Олылар сөйләвенә караганда, Казанбаш авылы оешуга 700 елдан артыграк. Авыга болгар кешеләре Моллагол һәм Әхмәт исемле кешеләр нигез салганнар. Алар аның Чолан очы дип аталган урынына төпләнгәннәр. Имеш, Таган өсте калкулыгында алар да яшәгән. Алар авыл бакчалары артында кирәмәт ясаганнар. Кирәмәт нараты бик зур һәм юан булган. Соңрак монда чирмешләр яшәгән вакытта да бу наратка табына торган булганнар. Күп еллар буе татарлар аны кисәргә куркып йөргәннәр. Чирмешләр дини бәйрәмнәрендә елгага барып гыйбәдәт кыла торган булганнар. Бу елга Мазар елгасы дигән исем белән йөргән. Казан янындагы сугышта җиңелгәннән соң,Пугачёв гаскәре чигенә.Йортсыз-җирсез крестьяннар патша гаскәреннән качыпкитәләр. Менә шундый кешеләр хәзерге авыл урынына күчеп килеп утырганнар. Элек бу урында урман һәм сазлыклар булган. Татарлар башка халыкларны төньякка кысырылаганнар.Алар игенчелекк белән шөгыльләнәләр. Авыл Казан ханлыгы чорында үсә һәм ныгый. 18 йөз мәгълүматлары буенча Кармы-Казанбаш авылының 165 йортында 630 ир-ат һәм 629 хатын-кыз яшәгән. Алар мөселман динен тотканнар. Авылда волость идарәсе, ике мәчет, ике вак-төяк сата торган кибет, бер тимерче алачыгы, су тегермәне булган.Халык тире иләү, умартачылык белән шөгыльләнгән; оста калайчылар, көмешчеләр, тимерчеләр, читекчеләр, чабатачылар, челтәр бәйләүчеләр, чигүчеләр, түбәтәйчеләр, балта осталары булган.авылда икенче мөхәллә мәчете сакланган. Ул яңадан 1892 елда тзелгән. Беренче мәчетнең төзелү вакыты билгесез. Ике мөхәллә мәдрәсәсенә барысы 75 малай һәм 65 кыз сабакка йөргән. Авыл бик матур урынга утырган. Тирә-юнь куе урманлык, елга буйларында болынлыклар булган.

Пугачев восстаниясе җиңелгәннән соң, аның гаскәрендәге төрле милләт халыклары тирә-якка таралганнар. Алар Кармыш авылын да читләтеп үтмиләр,чирмешләрне көнбатышка таба кысырыклыйлар. Шуңа күрә инде авылда төрле милләт кешеләренә ошаучылар күп. Казан каласы якын булганга күрә,авыл уртасыннан агучы елгага Казан елгасы дип исем кушалар. Әле ул вакытта елга буенда башка авылар булмый. Казан елгасының башы дип, авылга Казанбаш исеме кушыла. Революциягә кадәрге чор Казанбаш авылы халкы өчен дә бик авыр була.

1891 елда ачлык, төрле авырулар нәтиҗәсендә халык кырыла. Ә авыл бае Ногмановның келәте тулы икмәк була, авлы ярлысы Җамалый карт Ногмановларның йортына ут төртә. Авылда көчле янгын була. Казанбаш авылы революциягә кадәр зур волостьлы ,ике мәчетле авыл була. Урыс алфавиты белән исем─фамилиясе һәмадрес яза белүче 15ләп кеше була. Авылда кызлар һәм малайлар мәдрсәсе балаларга гыйлем бирә.

1917 ел Октябрь революциясе. Бу хәбәр авыл арасында бик тиз таралып өлгерә. 1918 елны июнь аенда Чистайдан коммунистик отрядкилә. Бу отрядның максаты ─ үз сафларын үстерү. Отряд авылда яшҗләр союзы төзи, аның җитәкчесе Хафизов фамилияле кеше була. Бу оешманың беренче членнары: Сәетгәрәй Йосыпов, Гали Хөсәенов,Габдулла Заһидуллин, Таһир Закирҗанов, Салих Вәлиев. Яшьләр союзының җитәкчесе Заһидуллин Габдулла,ә ярдәмчесе итеп Хөсәенов Гали сайлана. Союз икмәк җыеп, армияне икмәк белән тәэмин итүдә булышырга,китапханә тзү, уку яшендәге балаларны укуга тарту эшләрен башкарырга, авыр тормышта яшәүчеләргә һәрвакыт ярдәм итеп торырга тиеш итү бурычларын үтиләр. Авылда ярлылар комиитеты төзелә. Аның рәисе итеп Әгъзәмов Әгъләм сайлана. Казаннан авылга вәкил итеп, Гайнулла Айтуганов җибәрелә. Ул коммунист, энергияле, оста оештыручы була. Авылда партия ячейкасы оештыруда ул зур эшләр башкара. Барии Ситдиков, Әгъләм Әгъзәмов, Бәдри Хәстиев, Рәхим,Шәһвән Хәмидулин, Әхмәтҗан Шәриповлар─авылның беренче коммунистлары. Шулай итеп,1919 елның башларында партия ячейкасы төзелә, ә 1920 елда бу ячейка үз сафларын тагы 5 кешегә үстерә. Рамазанов Салих, Гайнетдинов Гали, Фазылҗанов Галимҗан, Гатиятуллин Гыйниятулла, Һадиев Мостафалар член булып керәләр. Партия членнары ныклап эшкә керешәләр, һәр эштә башлап йөриләр. Мәдрәсәдә балаларга дин сабагы бирүче Зәйтүнә абыстай читләштерелә. Дөрес, аны берәү дә кумый. Кызлар белән малайларны бергә кушып, Гафур һәм Бәдри абыйлар укыта башлагач, күңелсезләнеп мәдрәсәдән үзе чыгып китә. Бай Шакир йортында комунна оештырыла. Анда гаилә белән дә һәм аерым-аерым кешеләр дә яшәгән. Бергә эшлиләр, ашыйлар. Үзләренең ашарга пешереп торучылары була. Сарык,сыерлар,атлар асрыйлар. Бераз вакыттан соң комунна Хисмәт бай йортында да оеша. Рамазанов Салихҗан үзе ясаган скрипкада уйный, җырлап,биеп күңел ачып яшиләр. 1926 елда җәмәгатьләштергән чәчү башлана. Атлар крестьяннарның үзләрендә тора, чөнки әле бу вакытта аларны куярга урын булмый. Комунна тарала.

1929 елның 22 июлендә Казансу елгасы уенда гомуми җыелыш була. 140лап гариза алына, колхоз төзергә дигән карар чыгарыла, устав кабул ителә. Колхоз рәисе итеп Зәйнуллин Баһаветдин сайлана. Чәчү өчен ашлык җыйнала, каты сука сукалана. Ләкин озак та тормый, колхоз таркала, аның членнары аннан чыга башлыйлар. Бу хәл И. В. Сталинның “Уңышлардан баш әйләнү” дигән мәкаләсе басылып чыкканнан соң була. Тагы җыелыш җыела, колхоз тагы оештырыла. 122 хуҗалык колхозга керә. Ана “Кызыл Казанбаш” ди исем бирелә. “Известия” газетасы редакиясеннән корреспондент килгәннән соң,ул колхоз тормышы белән таныша, газета колхлзны шефка ала. 1932 елдан колхоз “Известия” исемен йртә башлый. 1930 елда авылга беренче трактор кайтарыла. Аны Абдуллин Гыйззәтулла белән Заһидуллин Ибраһим алып кайталар. Колхозның беренче механизаторы — Заһидуллин Ибраһим көн димәгән, төн димәгән, эш урынында булган. Салкын тидереп, бик яшьтән үлеп китә, үз теләге һәм үтенече буенча, туганнар аберлегенә күмелә. Коммунист Фәттах Хәйруллин да шунда күмелә.ул яшьләр көче белән авыл уртасында бакча утыртып калдырган.

Эшкә комачаулау һәм колхозга кермәүне сәбәп итеп, авылдагы берничә таза тормышлы крестьяннарның милекләре конфискациялән һәм ярлыларга аларны сату оештырыла. Бу семьялар Себергә озатыла. Халыктан сыерлар җыйналып алына һәм ферма оештырыла. Ферма “Хисмәт бай” йортында урнаштырыла. Сәгъдиев Заһидулла ферма сыерлары өчен кырдан ат белән салам ташый. Авылның беренче сыер савучысы Дория һәм Мәсрурә апалар була. Авыл халкы фермага килеп, сөт алып китә торган булган. “Кызыл Казанбаш” колхозы 1929 елда 26 гектар уҗым чәчкән, аның 144 хуҗалыгы була.Көзге эшләр вакытында җир сөрүчеләр һәм тырмалаучылар бригадалары төзелә. Ләкин алар көнлекләп эшлиләр. Эш барышыннан эшләү дә була, учет булмый, доход җан башыннан бүленә. 1930 елда чәчү мәйданы 30% арттырыла. Колхоз аппаратының эшчнләре көндез кырда, ә кичләрен идарәдә эшлиләр. Колхозга ике трактор, зур сугу машинасы, урак машинасы һәм зикзаг тырмалар алына. Яңа машиналарны куллану, агротехника чараларын киң күәтендә үткүрү нәтиҗәсендә уңыш байтак күтәрелә. Бер гектар җирдән 17,5 центнер арпа, 11,5 центнер бодай алына. Авылда даими масса – политик аңлату чаралары алып барыла, шуңа күрә авыл 8 участокка бүленә. Һәрберсенә идарә членнары,авыл Советы эшчеләре, укытучылар беркетә. Аларны культармеецлар─агитаторлар дип йөртәләр. Авылда авыл Советы төзелә. Беренче рәисе Сәгъдиев Заһидулла, сәркәтибе Әхмәтгалиев Юныс була.

Кызыл Казанбан авыл Советы СССР Үзәк башкарма Комитетынаһәм “Известия” газетасы редакциясенә рапорт: 15 декабрьгә акча туплау ─ 100%, силос салу планы ─ 120%, хайван хәзерләү ─ 100%, тай хәзерләү ─ 100%, кооперативлашу планы ─ 100%, пай тупалу планы 105% үтәлә.

Авыл 25әр йорттан торган 8 участокка бүленә. Колхозчылар арасында үзара ярыш оештырыла.

Бүгенге көндә Казанбаш авылы туоысынча газлаштырган,район үзәгенә асфальт юл белән тоташтырылган зур авыл. Ә иң мөһиме:авылыбыз җыр-моңга бай,хезмәт сөючән халкы белән матур. Хәзерге көндә авылда бер мәчет, балалар бакчасы,урта белем бирү мәктәбе, фельшер-акушерлык пункты, шәһси теш дәвалау кабинеты, мәдәният йорты, китапханә,3 кибет бар. Авылыбыз елдан-ел үсә,матурлана,яңа йортлар,урамнар барлыкка килә. Казанбашның киләчәге бар дип әйтеп була.

Бүгенге көндә Казанбаш авылының 168 хуҗалыгында 545 кеше, Көтек авылының 54 хуҗалыгында 188 кеше яши. Шуларның 143-е балалар, 172-се олы яшьтәгеләр,калганнары авылыбызның төп эшче көче.

Карта

Элемтә өчен мәгълүмат

  • admin@казанбаш.рф
  • +7 (843) 665-42-11
  • Авыл администрациясе
    422000 РТ, Арский район, д. Казанбаш
html counterсчетчик посетителей сайта